Терроризмга каршы көрәштә Бердәмлек көне кысаларында Казанның Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Без хәтерлибез!” дип аталган урам акциясе үткәрде.
Акциянең максаты - халыкны теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныштыру, терроризм һәм экстремизм идеологиясен кабул итмәү, социаль, этник һәм конфессиональ җирлектә конфликтларны булдырмау.
Акциядә Мәскәү районында яшәүче 50 кеше катнашты. Катнашучыларга “3нче сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне”, “Яшьләр терроризмга каршы», “Терроризмга юк!” дип исемләнгән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.