Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында Лениногорскның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар өчен профилактик чаралар үткәрде.
Шулай итеп биредә арт-терапия техникасы кулланып "Терроризмга – юк, тормышка – әйе" дәресе узды.
Шулай ук "Дөнья терроризмга каршы" дип исемләнгән рәсем бәйгесе оештырылды. Биредә социаль яктан куркыныч хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар террорчылыкка каршы үз фикерен белдерде.
Моннан тыш, балалар өчен Россия эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре бүлеге музеена экскурсия оештырылды.