"Экстремизмга – Юк!" айлыгы кысаларында Югары Осланнның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР мөселманнары диния нәзарәте Югары Ослан мәчете Имам мөхтәсибе чыгыш ясады.
Чара милләтара һәм конфессияара килешүләрне ныгыту максатында узды. Карамактагылар игътибар белән тыңлап, үзләрен борчыган сорауларны бирде.