Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан чара үтте.
Әйтик, 1нче сентябрь көне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре өчен "Куркыныч сүз терроризм" дигән темага мәгълүмати сәгать оештырылды.
2 сентябрь көнне "Мин яраткан дөнья" чарасы уздырылды. Биредә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагы балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.