Бүген Чистайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган спорт уеннары узды.
Чараның программасы коляскаларда узыш, фигуралы йөртү, кәрзингә туп ыргыту кебек уеннарны үз эченә алган иде.
Барлык катнашучылар һәм ярышларда җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.