Терроризмга каршы бердәмлек көне кысаларында Казанның комплекслы үзәгендә шахмат буенча ярышлар узды

2016 елның 3 сентябре, шимбә

Киров районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Елга аръягы» өстәмә белем бирү үзәге белән берлектә Бердәмлек көнендә терроризмга каршы «Баш очыбыздагы тыныч күк йөзе өчен» дигән исем астында шахмат ярышы уздырды.

      Ярышта социаль ярдәгә мохтаҗ гаиләләрдән балигълык яшенә җитмәгән балалар катнашты. Чара «Беслан» дигән видеоязма караудан башланды. Биредә Бесланда һәм башка Россия территориясендә булган фаҗигаларда һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Алга таба терроризм турында интерактив әңгәмә узды.

    Соңыннан балалар шахмат ярышларында катнашты. Чарада  катнашучыларның барысына да   «Терроризм-җәмгыятькә куркыныч» дигән белешмәлек, мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International