Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында республика предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады.
Шулай итеп, Мөслим районының ҖЧҖ "Уңыш" Агрофирма"сы 75 хезмәткәренә 278 сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакын түләде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.