Татарстан Республикасы буенча бара торган терроризмга каршы бердәмлек көне уңаеннан Балтачның “Наз” тернәкләндерү үзәгендә полиция хезмәткәре вәкиле Ленард Сәгъдиев, христиан дине вәкиле Георгий атакай һәм ислам дине вәкиле Гөмәр хәзрәт катнашында “Ничек терракт корбаны булмаска?” исеме астында очрашу узды.
Чарада катнашучылар терроризм һәм экстремизм буенча кирәкле сорауларга җавап табып, төрле мәсәләләргә ачыклык кертеп, әңгәмәне тагын да җанлырак итәргә булышты.