Мамадышның "Забота" үзәгендә шахмат-шашка турниры узды

2016 елның 2 сентябре, җомга

Мамадыш "Забота" социаль-тернәкләндерү үзәгендә спорт һәм мәдәни-массакүләм чаралар уздырыла.

1 сентябрь көнне биредә шахмат-шашка турниры узды. Социаль-реабилитация бүлеге мөдире Наталья Кекишева җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Оештыручылар сүзләре буенча, мондый ярышлар өлкәннәрнең хәтерләрен камилләштерергә булыша.

2 сентябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре терроризмга каршы көрәшкә багышланган чара уздырды. Китапханәчесе Инна Калинина Бесланда булган вакыйгалар турында сәйләде. Әңгәмәдә катнашучы пенсионерлар һәм инвалидлар бу темага караган үз фикерләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International