Министрлыкта эвакуацияләү буенча күнекмәләр үтте

2016 елның 2 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында шартлау әйберләре тапкан очракта, бинадан ашыгыч эвакуацияләү буенча практик күнекмә узды.

Чара көтмәгәндә 10:30да башланды, 10:40та төгәлләнде. Шулай итеп, кешеләрне тулы эвакуацияләү өчен 10 минут вакыт кирәк булды.

Оештыручылар билгеләгәнчә өйрәнүләр үткәрү уңай бәяләнә. Бу юлы да кимчелекләр табылмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International