Лениногорскның комплекс үзәгендә терроризмга каршы көрәшкә багышланган чаралар узды

2016 елның 2 сентябре, җомга

Лениногорскның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә терроризмга каршы көрәшкә багышланган чаралар узды.

Үзәктә дәваланучылар гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәге укытучысы белән очрашты. Педагог гражданнарга террорчылык корбаны булмау турында мәгълүмат җиткерде.

Шулай ук, үзәк хезмәткәрләренә  һәм аларның балаларына Лениногорск районы Россия эчке эшләр министрлыгында экскурсия оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International