Ютазының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшсез гражданнар өчен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әйдәп баручы консультанты Владимир Мальцев белән очрашу-әңгәмә оештырды.
Очрашу барышында "Беслан балалары", "Терроризм һәм экстремизмга каршы нигезләр" темаларына презентацияләр күрсәтелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әйдәп баручы консультанты террорчылык куркынычы янаганда үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртте.