Минзәләнең комплекслы үзәге белгечләре Террочылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә бәйле чаралар оештырды

2016 елның 2 сентябре, җомга

Террочылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә бәйле  чаралар уңышлы гына Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узды.

Әйтик, кичә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Эльвира Умарова һәм Розалия Гайнетдинова Инвалидлар җәмгыяте әгъзасы Роман Никольский белән очрашу үткәрде.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Тыныч күк астында" дип исемләнгән рәсем бәйгесе оештырды. Биредә социаль яраклашуда авырлыклар кичергән балалар катнашты. 

Бүген исә карамакта торучы 11 бала өчен "Хәтер сәгате" оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International