Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында Лениногорскның комплекслы үзәгендә лекция укылды

2016 елның 2 сентябре, җомга

Шушы көннәрдә Лениногорскның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән "Террорчылык. Ничек аның корбаны булмаска" дигән темага танып белү лекциясе үткәрелде.  

Гражданнар оборонасы буенча вәкаләтле вәкил хезмәткәрләргә гадәти тормышта саклык чаралары күрергә кирәклеге хакында сөйләде, шикле предметлар тапкан очракта гамәлләр тәртибе белән таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International