Балтачның "Наз" үзәгендә тернәкләнүчеләргә куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр

2016 елның 2 сентябре, җомга

Терроризмга каршы көрәш көнен үткәрү планы кысаларында Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә полиция бүлеге вәкиле Эдуард Файзрахманов белән чара узды. 

Әлеге чарада Эдуард Фәрит улы читтә һәм башка илләрдәге фаҗигале вакыйгаларның, терракт мәсәләләренең бүгенге көндә чынбарлык булуын аңлатып узды. Очрашу ахырында ул тернәкләнүчеләрне уяу, игътибарлы булырга өндәде.Өлкәннәр һәм инвалидлар кызыксынып әңгәмәгә кушылып, төрле сорауларга җаваплар ишетте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International