Кама Тамагының комплекслы үзәгендә тернәкләнүчеләр терроризмга каршы оештырылган чарада катнашты

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Кама Тамагының "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева терроризмга каршы тематик чара оештырды. 

Әлеге чара өлкәннәргә терроризм турында мәгълүмат җиткерү, аларда терактлар корбаннарына карата толерантлык хисләре формалаштыру, шулай ук террористик янаулар килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыруга юнәлтелгән иде. Тематик очрашуда 9 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International