Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Лениногорск районында урнашкан министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.
Чарада шулай ук Лениногорск районы аппарат җитәкчесе Наил Шәйхетдинов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миләүшә Саримова катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый нигезләмәләре, аның үсеш мәсьәләләре, халыкның тормыш сыйфаты яхшырту, шул исәптән Лениногорск муниципаль районының 2016-2021 һәм 2030 елларга кадәрге чорга социаль-икътисади үсеш стратегиясе"н гамәлгә ашыру сораулары каралды.