"Ласка" приютында тәрбияләнүчеләр икмәк заводына экскурсия кылып кайтты

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Әгерҗенең "Ласка" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен белгечләр танып белү дәресе үткәрде.

Дәрес барышында тәрбиячеләр лекцияләр һәм презентацияләр ярдәмендә балаларга икмәк турында сөйләде. Аннан соң балалар тәрбиячеләре белән берлектә икмәк заводында экскурсиядә булып кайтты. Шулай ук "повар" һөнәре белән танышты.

Чара ахырында икмәк заводы хезмәткәрләре балаларны кайнар күмәч белән сыйлады. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International