Чираттагы күчмә чараны Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре оештырды

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Әлмәтнең халыкның эш белән тәэмин итү үзәге мобиль офис хезмәткәрләре ҖЧҖ "Елховлес"та озакламый эшләреннән азат ителәчәк гражданнар белән очрашты.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре кыскартуларга дучар булучы гражданнарга тиешле компенсация һәм гарантияләр турында мәгълүмат җиткерде. Шулай ук очрашуда катнашучылар дәүләт хезмәтләре исемлеге белән дә танышты. Бу көнне предприятиенең 16 эшчесе консультация алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International