23 август көнне Буаның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды. Әлеге чарада исәптә торучы эшсез гражданнар, шулай ук теләге булган һәркем катнаша алды. Ярминкәдә районның 2 предприятие вәкиле катнашты.
Килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: баш инженер, баш бухгалтер, слесарь, кассир, киң профильле сатучы, пешекче.
Әлеге ярминкәдә 46 кеше катнашты. 27се алга таба эшкә урнашу өчен чакыру алды.