Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре төркем дәрес үткәрде. Биредә социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләр «Бәхетле гаилә» фотостудиясендә катнашты.
Чара гаиләдә балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү һәм әти-әниләрнең җаваплылыгын арттыру максаты белән узды.