Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Актаныш районында булып кайтты.
"Яшьлек" милли мәдәни үзәге базасында Эльмира Зарипова Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.
Чарада 200 дән артык кеше катнашты.