Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан кече вакансияләр ярминкәсе оештырылды.
Әлеге чарада шәһәрнең 4 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты.
Биредә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре гражданнарга хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү, һөнәри укыту һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр уздырды.
Кече ярминкәдә барлыгы 289 кеше катнашты, шуларның 20се алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды.