Татарстан Республикасында хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чараларны тормышка ашыру максатында Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ҖЧҖ "АК БАРС" Мебель фабрикасы белән берлектә эштән азат итү куркынычы янаган хезмәткәрләр өчен алдан һөнәри укыту оештырды.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре сүзләренә караганда, бу укулар предприятиедә үрелгән җиһазларны җитештерүдә импорт алыштыру процессын кертергә мөмкинлек бирәчәк.