Караучысызлыкны, наркоманияне, токсикоманияне, эчкечелек, хокук бозуларны һәм балигъ булмаган балалар суицидларын кисәтү буенча ведомствоара комплекслы планны тормышка ашыру кысаларында Совет районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре төркем дәрес үткәрде.
Чараның максаты - балаларның транспорт һәм юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтү.
Биредә дәрес кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик әңгәмә үткәрелде, «Мин барысын да беләм» һәм «Бу мин, бу минем дусларым!» дип аталган уеннар оештырылды. Балалар табышмакларга җавап бирде, юл билгеләре ясалган пазллар җыйды.
Дәрес ахырында «Юл билгеләре илендә» дип аталган рәсем бәйгесе уздырылды һәм «Бала нәрсә белергә тиеш?» дип аталган буклетлар таратылды.