Кичә Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт базасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова Министрлыкка караган учрежденияләрдә эшләүче хезмәт коллективлары белән очрашты.
Чарада шулай ук Чистай районы социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Каюмова катнашты.