Һөнәри юнәлеш бирүче “PROF-хәрәкәт 2016” форумы “Саулык” сәламәтләндерү комплексы мәйданына 200дән артык кешене җыйды.
Форумны ҖАҖ "КАМАЗ" Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә оештырды.
Форумның максаты – яшьләрнең игътибарын эшче һәм инженер һөнәрләренә юнәлтү, КАМАЗ заводларындагы перспективалы эш урыннарына кызыксыну уяту, эшче һөнәрләренең үзенчәлеген һәм абруен күрсәтү, эшчеләрнең, инженер һәм технологларның җәмгыятьтә тоткан роленә басым ясау.
Катнашучылар кама йөк машиналарын җитештерүнең тулы циклын күрәчәкләр, фәнни-техник үзәккә, кою, тимерчелек, пресс-рам заводына, двигательләр заводына һәм “КАМАЗ”ның автомобиль заводындагы төк җыю конвейерына барачаклар.