Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә спорт ярышлары узды.
Биредә хәрәкәтле уеннарга, физик күнегүләргә кызыксынуны арттыру төп максат итеп куелган иде.
Эстафеталарда 34 бала катнашты. Спорт майданчыгында уен-көлке, хозурлык тавышлары гөрләп торды.