Бүген өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен "Алтын яшь" клубының чираттагы утырышы узды. Ул Югары Осланның "Островок надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында эшләп килә.
Яблочный спас бәйрәме бүгенге очрашуның төп сәбәбе булды. Очрашу дустанә мөнәсәбәттә узды. Карамактагылар бер-берсен бәйрәм белән котлады, алма турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерде, рецептлар белән уртаклашты.