Яңа Савин районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Тиздән мәктәпкә” дигән бәйрәм чарасы үткәрелде.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дип исемләнгән республика акция кысаларында узучы бу акция социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 10 балага ярдәм күрсәтү йөзеннән узды. Балаларга “Буратино мәктәпкә бара” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде. Биредә беренче сыйныфка баручылар мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белде.
Шулай ук биредә төрле уеннар, конкурслар һәм шарлардан уенчыклар ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Ә бәйрәмнең төп элешендә балаларга мәктәп-әсбаблары, “Декатлон” кибетенә бүләк сертификатлар тапшырылды.