Министр урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эшлекле сәфәр белән Мамадыш районында булып кайтты

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министы урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш визиты белән Мамадыш районында булып кайтты. 

Министр урынбасары социаль яклау бүлеге, "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, "Өмет" социаль приютында һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт коллективлары белән очрашты. 

Чарада Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллахметова да катнашты.

Очрашу барышында Энҗе Нигъмәтҗанова социаль-икътисад күрсәткечләр, шулай ук гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International