Уку йортларын тәмамлаучылар өчен Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри укыту буенча тренинг үткәрде. Ул эшкә урнашырга теләгәннәр һәм эш эзләргә түбән мотивацияле булганнар өчен оештырылды.
Мәшгульлек үзәге белгечләре эш базарындагы торыш, эш эзләү этаплары кебек темаларга әңгәмә үткәрде.
Тренинг барышында катнашучылар эшкә керергә камачаулаучы сәбәпләрне ачыклады, аларны бетерү юлларын тапты һәм мөстәкыйль эшкә керү алымнары технологиясе белән танышты.