Арчаның тернәкләндерү үзәге белгечләре терроризмга каршы чара үздырды

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Террорга каршы көрәш” акциясе кысаларында хезмәткәрләр төрле чаралар үткәрде.

Балалар “Без дуслык һәм тынычлык өчен! Без террорга каршы!” исемле рәсем-плакатлар конкурсында, шулай ук “Без бер галәм балалары” спорт чарасында актив катнашты. Чара башында волонтерлар террор һәм аның җәмгыятькә зыяны турында сөйләде.         

Киләсе чара “Арча”спорт комплексының бассейнында узды. Биредә балалар белән суда төрле уеннар уйнады. Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, мондый чаралар дустанә мөнәсәбәтләрне тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан да башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International