Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры беренче урынбасары Марат Гафаров эш визиты белән Минзәлә районында булып кайтты.
Сәфәр барышында Марат Гафаров министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.