Алабугада республика конкурс-фестивале узды

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

19 август көнне Алабуга шәһәрендә тәүге тапкыр "Талантлар күпере" республика конкурс-фестивале узды. Ул психоневрологик интернатларда социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында оештырылды. 

Чарада Казан, Кама Аланы, Арча, Яшел Үзән, Алабуга һәм Чистай районнарының махсуслаштырылган учреждениеләрдә карамакта торучы 60тан артык кеше катнашты. 

Билгеләп үтик, конкурсны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика мәгълүмат-методика үзәге, Алабуганың социаль яклау бүлеге белән берлектә оештырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International