Яр Чаллының интернат-йорты карамагындагылар Республика бәйгесенә әзерләнә

2016 елның 19 августы, җомга

Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт эшчәнлегенең бер юнәлеше булып карамактагыларның психологик һәм социаль активлыгын тәэмин итү тора. Хәзерге вакытта учреждениедә актив рәвештә "Минем еллар - минем байлыгым!" бәйгесенә әзерлек бара. 

Интернат-йорт хезмәткәрләре сүзләренә караганда, биредә карамакта торучы Галина Сәләхова, Александра Болонкина һәм Сергей Павлов әлеге бәйгедә катнашырга зур теләк белдерде. 

Сергей Павлов өч номинациядә берьюлы катнашырга, Александра Болонкина үзе язган такмакларны, ә Галина Сәләхова халык җырын башкарырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International