"PROFF навигатор" һөнәри юнәлеш бирүче проектны тормышка ашыру кысаларында Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Светлячок" балалар бакчасында чара уздырды.
Очрашу барышында балалар белән һөнәрләр, аларның әһәмияте турында әңгәмә үткәрелде. Малайлар һәм кызлар тренер һөнәре белән якыннан танышты.