"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Исәнме, мәктәп!" чарасы узды.
Беренче сыйныф укучылары өчен учреждение белгечләре һәм тернәкләнү узучы балалар концерт программасы әзерләгән иде. Чара барышында мәктәп кирәк-яраклары 8 инвалид балага тапшырылды.