Кичә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офис белгечләре "Зәңгәр күл" шифаханәсендә булып кайтты. Алар биредә ял итүче балигъ булмаган балалар белән һөнәри юнәлеш бирүче тест үткәрде. Чарада 46 укучы катнашты.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече сүзләренә караганда, мондый чаралар яшүсмерләргә һөнәр сайларга ярдәм итә.