Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры беренче урынбасары эшлекле визит белән Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булып кайтты.
Марат Гафаров төп эш юнәлешләре белән танышты, агымдагы проблемалар һәм дәүләт йөкләмәсен үтәү буенча фикер алышты.
Шулай ук министрының беренче урынбасары яшүсмерләр белән шашка уйнау сеансында катнаштты.