Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртү максатыннан, Балтачның "Наз" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Габдулла Ганиев килде.
Кунак тернәкләнү узучылар белән әңгәмә барышында янгыннан саклану чаралары турында сөйләде, өйдә көнкүреш электр җихазлары белән сак эшләргә өндәде, янгын чыга калса нишләргә кирәклеген искәртеп үтте. Шулай ук тернәкләнү узучылар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алды.
Әңгәмә ахырында Ганиев Г.Г. бәхетсезлек очраклары була калганда нинди телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеген искәртеп үтте.