Норлатта вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк

2016 елның 19 августы, җомга

23 август көнне Норлатның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә МБУЗ "Нурлат район үзәк хастаханәсе, ЯАҖ "Нурлат шикәре", ҖЧҖ "Промочистка", ЯАҖ "Нурлат элеваторы", ҖЧҖ "Нурлат сөте" катнашында  вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Эш бирүчеләр түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итәр дип көтелә: гомуми практика табибы, участок педиатры, акушер-гинеколог, шофер, пешекче, кондитер, токарь, ветеринария табибы, тракторчы, сатучы, электрогазосварщик, электрик.

Чара Норлат шәһәре, Хамадеев урамы, 19 йорт адресы буенча уза.

Башлана 9.00 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International