Бүген Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова Биектау районындагы министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов та катнашты.
Очрашу барышында министр урынбасары республиканың социаль-икътисад күрсәткечләре, гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар турында сөйләде.