Кичә "Барс" утрышлар залында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Тәтеш районы министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альберт Гасыймов та катнашты.
Очрашу барышында социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, "Тәтеш балкышы" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортның агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре турында сүз барды.