Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Киң күңел” проектын тормышка ашыру дәвам итә.
“Киң күңел” проекты мөмкинлекләре чикләнгән балаларны хезмәт аша җәмгыятькә тулы социаль яраклаштыру, әйләнә-тирәгә, табигатькә сакчыл караш, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән уза.
Проект кысаларында балалар теплицада бик теләп эшләделәр: яшелчәләрнең үсешен күзәттелләр, су сиптеләр, төпләрен йомшарттылар, чүпләрен утадылар. Июль аеннан балалар үз хезмәтләренең җимешләрен татып карадылар. Көндәлек рационга яшелчәләр кертелде, балалар салатлар ясарга өйрәнде.
"Бу проектта катнашу балаларга киләчәктә һөнәр сайларга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә", ди үзәк хезмәткәрләре