Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья хастаханәнең участок табибы Татьяна Филиппова белән карамактагылар өчен очрашу үткәрелде.
Очрашу барышында Татьяна Валентиновна шикәр авыруы барлыкка килүнең беренче билгеләре, авыру төрләре hәм нинди ысуллар белән бу авырудан үз-үзеңне сакларга була икәнлеге турында сөйләде. Очрашу ахырында барлык 28 тернәкләнү узучыга да “Ни өчен ашаганнан соң кандагы шикәр күләмен тикшерү кирәклеге” дигән белешмәлекләр тапшырылды.