Шушы көннәрдә Лениногорскның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясалды.
Чарада шәһәрнең 15 предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте белгечләре катнашты.Биредә 425тән артык вакансия тәкъдим ителде.
Ярминкәдә барлыгы 127 кеше катнашты, шуларның 27се эшкә урнашу өчен юлламалар алды.