Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин иү үзәге эшсез гражданнар өчен “чәчтараш” һөнәре буенча укыту оештырды.
Агымдагы елның май аенда 15 эшсез гражданнан укыту группасы тупланды һәм АКБО “КУРА”га укырга җибәрелде.Тыңлаучылар теоретик курс, гамәли дәресләр һәм җитештерү гамәлияте үтте.
Кичә укыту квалификация имтиханы тапшыру белән тәмамланды. Имтиханны уңышлы бирү өчен алган осталыкны һәм булган сәләтне күрсәтергә кирәк иде: үрнәк итеп чәч алдыру, прическа ясау һәм шулай ук имтихан комиссиясе әгъзаларының сорауларына җавап бирү.