Питрәчнең "Шатлык" приюты белгечләре тәрбияләнүчеләрдә спортка карата мәхәббәт тәрбияли

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Ләйсән Гәлимҗанова физкультурачылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрде. 

Чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларда спортка кызыксыну уятудан гыйбарәт иде. Бәйрәмдә 8-15 яшьлек балалар катнашты. 

“Ярышларда беркемдә үзен җиңелгән һәм көчсез итеп тоймады. Чара барысына да күтәренке кәеф бүләк итте!”- дип сөйләде социаль приютның кабул итү бүлеге җитәкчесе Юлия Зарипова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International