Бүген Яр Чаллыда "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәт коллективы җыелышы узды.
Чара барышында социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Мария Белова Яр Чаллы шәһәренең социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады. Шулай ук җыелышның төп пунктларының берсе булып Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутат сайлау мәсьәләсе торды.